Д?ньяда и?-и? матур тел…


Дөньяда иң - иң матур тел
Ул минем туган телем.
( 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә сценарий)
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре.
Кичәне татар теле укытучылары ачып җибәрә:
- Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм укытучылар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык. 1999 елда, ЮНЕСКО ның Генераль конференциясе тарафыннан 21 февраль-Бөтендөнья тел көне итеп билгеләп үтү турында карар кабул ителә. Һәм бу дата 2000 елдан башлап Бөтендөнья күләмендә билгеләп үтелә. Безнең мәктәп тә бу чарадан читтә калмый.
- Безнең туган телебез – татар теле, рус теле. Туган телне зурлап төрле телләрдә укучыларыбыз шигырьләр сөйләр, җырлар җырларлар, биюләр башкарып китәр.
- Әйдәгез сүзне аларга бирик.
Сәхнәгә музыка астында җитәкләшеп төрле милли костюмнардан укучылар чыга.
Һәрбер укучы шигырь сөйли (русча кайсы телдэге шигырь икэнен әйтә).
Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.-Дэулэтшина Диана татар телендә шигырь сөйли.
2б сыйныфы укучысы Кульмамедов Таһир –рус телендә шигырь сөйли.
5в сыйныфы укучысы Жиловицкая Кристина -инглиз телендә шигырь сөйли.
4б сыйныфы укучысы Гасанова Мәрьм- әзербайҗан телендә шигырь сөйли
2б сыйныфы укучысы Сабина –әзербайҗан телендә шигырь сөйли.
5б сыйныфы укучысы Юлдашев Зиерат –таҗик телендә шигырь сөйли.
5б сыйныфы укучысы Миразизова Азиза- үзбәк телендә шигырь сөйли.
4б сыйныфы укучысы Догру Селина- төрек телендә шигырь сөйли.
4б сыйныфы укучысы Нгуен Чан-Тхау Ань , 6 сыйныф укучысы Нгуен Чан-Тхау Тань- вьетнам телендә шигырь сөйли.
!!!!5б сыйныфы укучысы Злыгостев Роман- удмурт телендә шигырь сөйли.
6сыйныф укучысы -чуваш телендә шигырь сөйли.
Алып баручы:
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Кызлар башкаруында “Акчарлаклар” җыры.
Алып баручы
Бергәләшеп Грузия якларын әйләнеп кайтыйк әле. Пари Ахмедова башкаруында грузин биюе.
2сыйныф укучылары чыга.
1укучы Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
2укучы Пусть мир торжествует на свете!
И дружат народы Земли!
Пусть радуются все дети,
Пусть в счастье живут они!
3укучы Туган телдә сөйләшәм,
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
4укучы Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма-
Туган телне онытма!
5 укучы Язык ты русский изучи, друг юный мой!
Тебе и мне он близок и родной.
В нем столько музыки и столько красоты!
Всем сердцем, всей душой его полюбишь ты!
Мы братским языком его зовем-
Так много теплоты сердечной в нем!
6 укучы Халкым теле-хаклык теле.
Аннан башка минем илем юк!
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
7укучы О язык мой, мы навечно
Неразлучные друзья
С детства стало мне понятно
Радость и печаль моя.
8укучы Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек-бер генә.
“Мин яратам сине, Татарстан” җыры яңгырый.
Алып баручы: Филатов Рома на домре “Вдоль да по речке”- русская народная песня.
Алып баручы:
Биюченең итәкләре
Бии, бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии-бии остара.
Махмутова Камилла башкаруында кытай биюе
Данилова Настя башкаруында “Әпипә” көе яңгырый.
-Ә хәзер “Әпипә” көен Кадыров Ильяс баянда уйнап үтә.
2б сыйныфы укучысы Котова Алина кытай телендә шигырьсөйләп китә.
5в сыйныфы укучысы Кириллова Николь “Зима” шигырен сөйләп китә.
6сыйныф укучылары курайда уйный.
7а сыйнфы укучылары Гайнуллина Алия, Сенюхина Валерия башкаруында “Яратыгыз” жыры.
Шаян татар биюе 8в укучылары башкаруында.
Алып баручы:
Минем телем-
Меңәрләгән ишләре күк,
Моңлы тел ул.
Үзенә җай, үзенә ятыш,
Аның көе:
“Сак-Соклары”, “Рамайлары!,
“Сарманнары”, “Гөлҗамалы”,
“Карурманы”, “Әллүкие”...
Диана башкаруында “Әннәги-генәги” җыры.
8в сыйныфы укучысы Мустакимова Виктория башкаруында татар халык биюе.
Алып баручы:
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу-Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бу җыр, дибез.
Безнең 21 февраль-Бөтендөнья тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз, ихтирамыгыз өчен рәхмәт!
Кичәбезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамласак, бу бер дә артык булмас.

Приложенные файлы


Добавить комментарий